erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин вәгъдә иткән 10 000 сумны алу тәртибе җиңеләйтелгән

Башкарылган эшләр турында президентка 1 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиешләр.

Владимир Путин Россия хөкүмәтенә август аенда 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләрне 10 000 сум бердәм түләүләр белән тәэмин итәргә боерды. Әлеге түләүләр Федераль җыенга юлланган юлламарны гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Шул ук вакытта укучы-инвалидларга аерым түләү тәртибе булдыру сорала. Башкарылган эшләр турында президентка 1 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиешләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа кадәр хезмәт министры Антон Котяков бердәм түләүләр белән 17 миллионнан артык мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаилә тәэмин ителәчәк дип белдергән иде. Аны алу өчен МФЦга, Россия пенсия фонды бүлекчәсенә яки социаль яклау органнарына гариза язарга кирәк. Башка өстәмә кәгазьләр җыярга кирәк түгел

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-vgd-itkn-10-000-sumny-alu-trtibe-ielytelgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X