erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр тиене исәптә

​​​​​​​20 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов киңәшмәдә катнашучыларны үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Бу программа бездә 2016 елдан эшли. 4 елда шәһәр халкыннан барысы 20 миллион сум акча җыелган. Республика бюджетыннан өстәлгәч ул 100 миллион сум була. Әлеге акчаларга Казансу елгасы яр буйлары тәртипкә китерелгән, урам утлары (барысы 1132 яктырткыч, 7 километр үткәргеч, 122 ут баганасы), видеокүзәтү системалары (“Казансу” һәм Җиңү паркы, вокзал биләмәсе) куелган. Шәһәр һәм аңа караган авылларда барысы 48 урамга (20 км) вак таш җәелгән,

 

Арчадагы 5 чишмә, 6 контейнер һәм бункерлар кую мәйданчыклары төзекләндерелгән.

Моннан тыш, агымдагы елда 9 янгын сүндерү гидрантлары куелган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу уңайдан район башлыгы оешма, предприятие җитәкчеләрен коллективларда үзара салым программасының әһәмияте турында коллективларда аңлату эшләре алып барырга һәм 24 ноябрьдә шәһәрдә узачак референдумда актив катнашырга чакырды.

– Күргәнегезчә, үзара салым акчасының һәр тиене исәптә. Аны дөрес файдалану тикшерү органнарының күз уңында. Бу акчаларны фәкать референдум бюллетеньнәрендә күрсәтелгән максатларда файдаланып булачак, – диде Илшат Нуриев.

Рөстәм Касыймов киләсе елда үзара салым хисабына нинди эшләр башкарылачагын да әйтеп китте. Тулы исемлек белән сез монда таныша аласыз. Шунысын гына искәртеп китик, бу исемлек халык җыеннарында әйтелгән тәкъдимнәр нигезендә төзелгән. Аларның иң мөһимнәре: урамнарга вак таш җәю, урамнарны яктырту, гидрантлар кую һәм контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерүне дәвам итү.

Хөрмәтле арчалар! Республика бюджеты ярдәме белән үзебез яшәгән тирәлекне тәртипкә китерү, тормыш дәрәҗәбезне күтәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк! Андый мөмкинлек Рәсәйдә бөтен җирдә дә юк, кадерен белик. Сезне 24 ноябрьдә узачак референдумда актив катнашырга һәм туган төбәгебездә яшәүне  тагын да уңайлырак итәргә тавыш бирергә чакырабыз.

Исрафил Насыйбуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X