erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раил кызлары

Әти хакы. Әни хакы.

Әти хакы… Бу төшенчәне ничек аңларга? Әти хакын ничек хакларга?.. Аның өчен ниләр эшләргә кирәк? Уйларым белән шушы сорауларга җавап эзлим…  Әлеге төшенчәнең асылын бик тә аңлыйсым килә. «Әни хакы», «күрше хакы» дигәнне күп тапкырлар ишеткәнем бар: әдәби әсәрләрдә дә, мәкаль-әйтемнәрдә дә бу хакта күп языла, әйтелә. Әни белән әти аерылгысыз бит, гаиләдә матур итеп яшәү, бәхетле бала булып үсү өчен, безгә бу хөрмәтле кешеләребез икесе дә бертөрле кирәк, бер дәрәҗәдә кадерле!

Фикерләремне әниемә рәхмәт сүзләре белән дәвам иттерәсем килә. Ни өчен әниемә, диярсез?  Аңлатырга тырышып карыйм. Безнең гаиләдә әтиебез – бик кадерле кеше. Юк, әнием, ике апаем һәм минем арада бердәнбер ир кеше булган өчен генә түгел. Әтиебезгә хөрмәтне бездә нәкъ менә әнием уятты, дисәм дә ялган булмас. Әниемнең «Әтиегездән сорагыз!» – дигән сүзләренең асылын без еллар узгач кына аңлый башладык. Нинди зирәк безнең әниебез! «Әтиегез кебек акыллы, хатын-кыз кадерен белә торган, эшчән егетләрне карагыз инде, балалар», – дип, әтиебез үрнәгендә безгә чын ир-ат образы тудырды. Чын ир-егетнең әтиебез кебек булырга тиеш икәнлеген без кечкенәдән белеп, аңлап үстек. Әниебез, шулай итеп, безгә сиздермичә генә, үзе генә белгән алымнар, юллар белән әтиебезгә хөрмәт тәрбияләгән икән бит!

Безнең гаиләдә соңгы сүзне әти әйтә, әтиебез эштән кайтмыйча ашарга утырмыйбыз, ул безне әле дә кочаклап-үбеп кенә тора; хәтта инде кияүгә чыккан апаем да, безгә кайткач, аның кочагыннан чыкмый. Без серләребезне дә иң беренче әтиебезгә сөйлибез. Бу да – әнием тәрбиясе, дип уйлыйм мин. Без әле төс-кыяфәтебез белән дә аңа охшаганбыз, безне «Раил кызлары», дип йөртәләр.

Әтиебез безнең бөтен башлангычыбызны күтәреп ала, аны тормышка ашырырга ярдәм итә. Апаемның профессиональ фотограф булып китүендә дә әтиемнең роле әйтеп бетергесез.  Алтын куллы, тәртипле, төгәл, гаять белемле, әниебезне, туганнарын, дәү әнине бөтен җаны-тәне белән яратып, кайгыртып яшәүче кадерле кешебез – безгә зур үрнәк. Шундый әтинең кызлары булу – үзе зур бәхет бит!  Әти хакын хаклый башлауның беренче адымы – әти кадерен, аның безнең өчен җан атып яшәвен, бөтенесен дә эшләвен аңлаудыр. Шуны аңлаудан әти хакын хаклау башлана да инде.

Күрше хакы  – тәңре хакы,

Ата хакы аннан киммени?

Әтиләрне шундый олылыйбыз,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәңребезгә хәтта тиңлибез.

Әти сүзе – безнең өчен канун,

Ә киңәше – алтыннарга тиң.

Ата хакын хаклап яши алсак,

Юлларыбыз булыр һәрчак киң.

Гүзәл Вәлиева, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Тулы язманы монда укыгыз??
https://vatantat.ru/2022/04/80291/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X