erid:2VtzquqpS7d
Арча районы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлекне  тикшерде
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде

Һәркайда эшлим, дип торалар

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 28 апрельдә «Казанка», «Ватан», «Северный», Көтек авылында фермер Дамир Шакирҗанов хуҗалыкларында, сугым цехында булды, Үрнәк бистәсендә шәхси эшмәкәр Фирая Галәвиева белән очрашып сөйләште.

«Казанка», «Ватан», «Северный» хуҗалыклары язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, әлегә һава торышы гына эшкә керешергә мөмкинлек бирми. Вамин сөтчелек берләшмәсе ширкәтендә яңа комплекс төзү эшләре дәвам итә. «Казанка», «Вамин» хуҗалыклары яңа комплекслар төзүгә керештеләр.

Шәхси эшмәкәр Фирая Галәвиеваны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ярминкәләрдә ул алып килгән сөт продуктларын яхшы алалар. 


Нет комментариев