erid:2VtzquqpS7d
Район Советының чираттагы утырышында
Арча яңалыклары

Район Советының чираттагы утырышында

Мөһим мәсьәләләр каралды

Бүген Арча район Советының чираттагы 32нче утырышы булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Беренче көн тәртибе буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул Арча муниципаль районының 2023 елга һәм пландагы 2024-2025 елларга бюджетына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде.

Шулай ук утырышта Арча муниципаль районы Уставына  үзгәрешләр  һәм өстәмәләр кертү, 2020-2024 елларда физик культура һәм спорт үсешен тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр буенча сүз барды. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев