erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Районыбыз атчылары Республика Сабантуеннан көмеш медаль белән кайтты

Медведево ипподромында районыбыз данын Иске Иябаш авылыннан Илшат Шакирҗанов лаеклы яклады.

Марий Эл Республикасында узган Республика Сабантуе кысаларында үткәрелгән ат спорты ярышларында районыбыз вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.

Медведево ипподромында районыбыз данын Иске Иябаш авылыннан Илшат  Шакирҗанов лаеклы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Илшат Шакирҗановның атына атланып чыгыш ясаган Р. Таҗетдинов икенче урынны яулады. 


Нет комментариев