erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар

Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.

Чита шәһәрендә Икенче көнчыгыш хәрби суды солдат-срочник Рамил Шәмсетдиновны хезмәттәшләрен атып үтерүдә гаепле дип тапты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм ителә», — дигән суд вәкиле хөкем карарын әйткәндә.

Рамил Шәмсетдинов шулай ук зыян күрүчеләргә компенсация түләргә тиеш. Дүрт кешенең һәрберсенә бер миллион ярым сум, ике кешегә һәрберсенә 1,3 миллион сум, бер кешегә 1,2 миллион сум.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Шәмсетдинов хөкем карарын тыныч кына тыңлаган.

2019 елның 25 октябрендә Байкал аръягындагы хәрби частьтә Төмәннән килгән солдат Рамил Шәмсетдинов атыш оештырды. Биредә сигез кеше үлде, тагын ике кеше җитди яраланды. Рамил үз гамәлен хәрби частьтә "бабайлык һәм көч куллану" белән аңлаткан. Ул гаебен таный, психолого-психиатрия экспертизасы аны үз акылында дип таба.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Былтыр декабрь азагында присяжныйлар бертавыштан срочник Шәмсетдиновны «Байкал аръягы хәрби частендә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерүдә һәм хезмәттәшләренә һөҗүм итүдә гаепле, әмма мәрхәмәткә хокуклы» дип тапкан иде. 

Фото: социаль челтәрләр

Чыганаклар: intertat.tatar

 http://saby-rt.ru/news/novosti/ramil-shmsetdinovka-khkem-karary-chygardylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X