Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район башлыгы энергетикларны котлый

    Быел бәйрәм түгәрәк дата белән туры килде.

    Хөрмәтле Арча районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, намуслы хезмәтегез, җаваплыгыгыз һәм ышанычлы булуыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм.

    Быел бәйрәм түгәрәк дата белән туры килде: 100 ел элек СССРда илнең электроэнергетикасы һәм бөтен халык хуҗалыгының үсешен билгеләүче ГОЭЛРО планы кабул ителде. Ә бүген энергетика – бар нәрсәнең нигезе, куәте һәм безнең икътисадның иминлеге. Энергетиклар хезмәте нәтиҗәсе буларак миллиардлаган утлар яктылыгы меңәрләгән километрларга сузыла.

    Реклама

    Районның энергетика өлкәсендә электр белән ышанычлы һәм куркынычсыз тәэмин итүче югары квалификацияле белгечләр эшли. Сезнең өчен яллар да, бәйрәмнәр дә юк: авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, оешма, учреждениеләр, социаль объектлар, гаиләләр, гомумән, барлык район халкының тотрыклы эше энергетиклар хезмәтеннән тора. Киләчәктә дә һөнәри бурычыгызга тугрылыклы булып калырсыз һәм районның энергетика тармагын электр белән тотрыклы тәэмин итү буенча барысын да эшләрсез дип ышанам.

    Тармакның барлык хезмәткәрләренә, ветераннарына сәламәтлек, бәхет, тулы көчкә уңышлы эшләүләрен телим. Хезмәтегез дәверендә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, сезгә йөкләнгән барлык объектлар да ышанычлы һәм аварияләрсез эшләсен.

    Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: