erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Ватанны саклау-чылар көне белән котлыйм!

Илебезнең барлык буыннары өчен әлеге бәйрәм батырлык, фидакарьлек, дәрәҗә һәм намус символы булып тора. Без илебез  азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын тирәнтен хөрмәтлибез һәм истә тотабыз, “кайнар нокта”ларда тормышларын кызганмаган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар батырлыгы алдында баш иябез һәм бүген Россиянең куркынычсызлыгын һәм тыныч киләчәген тәэмин итеп хезмәт итүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйбыз.

Үз йортын һәм үзенең илен

сакларга әзер булу белән безнең гражданнар һәрвакыт аерылып тора. Патриотлык һәм батырлык – безнең халыкның алыштыргысыз кыйммәтләре. Безнең җәмгыятьтә 23 февральнең чын ирләрнең – көчле, кыю, нык рухлы, үз хезмәтләре белән безнең илебезнең куәтен һәм данын арттыруга өлеш кертүчеләрнең рәсми булмаган бәйрәме статусына ия булуы очраклы түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге искиткеч көндә ихлас күңелдән һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм мул тормыш телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдат һәм офицерларга уңышлы хезмәт насыйп булсын. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы үтсен!

И.Г.Нуриев,

муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X