erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы

Кадерле һәм сөекле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – назлылык, мәхәббәт, игелек һәм яз бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Хатын-кыз үзе дә күп ягы – сабырлыгы, матурлыгы, хислелеге, шатлыклы тойгылар байлыгы белән язга охшаган. Сез дөньяны ярату һәм күңел җылысы белән тулыландырасыз, игелекле гамәлләргә һәм күркәм эшләргә дәртләндерәсез.

Хатын-кыз булу – югары миссия. Нәкъ менә яхшылыкта һәм шәфкатьлелектә бөтен кешелек дөньясының чын рухы ачыла.  Хатын-кыз образы һәрвакыт ана мәхәббәтенең, тынычлык һәм гаилә иминлегенең гәүдәләнеше булды һәм шулай булып кала. Сез гомер бүләк итәсез, үзегезнең мәхәббәтегез, ярдәмегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән җылытасыз. Сез – ирләрне рухландыручы төп көч, туг-рылыклы тормыш терәге һәм булышчы.

Бүген тормышның хатын-кыз эшләмәгән бер генә өлкәсе дә юк, чөнки һөнәрләрне тылсымлы елмаюлар, кайгыртучан куллар һәм битараф булмаган хатын-кыз йөрәгеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сөекле хатын-кызларыбыз! Әлеге бәйрәм көнендә сез мактау һәм җылы сүзләрне күп ишетерсез һәм аларның берсе дә арттыру булмас. Сезнең өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хакимлек итсен, ә сезнең тормышыгыз кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән җылытылсын. Сезгә күңел тынычлыгы һәм бәхет  телим! Яңа яз сезгә шатлык һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда уңышлар алып килсен.

Бәйрәм белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X