erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район китапханәсендә "ТАТМЕДИА" журналларының үз укучылары бар

Арча үзәк китапханәсендә журналларны өлкән буын вәкилләре үз итә

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарылган журналларның укылышы белән кызыксынып районыбызның үзәгендә урнашкан китапханәгә юл тоттык. 

Биредә "Ялкын", "Салават күпере", "Сабантуй", "Чаян", "Мәгариф", "Гаилә һәм Мәктәп", "Сөембикә", "Безнең мирас", "Мәйдан", "Казан утлары", "Идел", "Сәхнә", "Казан", "Татарстан" журналларын һәркем укый ала. Алар кулга да бирелә, уку залында гына да танышырга мөмкин.

Журналларны кемнәр укый дигән сорауга китапханә хезмәткәрләре, бераз уйга батып, "Кызганычка каршы журнал укучы яшьләр кимеде. Тик өлкән буын вәкилләре аларны бик яратып ала һәм даими танышып баручылар да бар", дип җавап бирделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Студент яшьләр арасында уку залында гына утыручылар, кирәкле битләрен фотога төшереп алучылар бар. Өлкәннәр өйләренә алып укырга ярата. Журналларны аеруча күп укучылар булып Арчада гомер итүче Әлфия Галимова, Фәридә Кадыйрматова, Әлфия Сөнгатуллина һәм Ринат Һидиятовлар тора. "Сөембикә", "Сәхнә", "Мәйдан", "Безнең мирас" кебек журналлар укучылар арасында аеруча мәхәббәт казанган басмалар.

"Балалар өчен булган "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналларын башлангыч сыйныф укучылары яратып укыса, "Ялкын" һәм "Идел"не югары сыйныф укучылары үз итә", - диде китапханәчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X