erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Район Кулибиннары" бәйгесе тәмам

Апрель ахырыннан башланып киткән фотолар бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте

Штерә, Яңа Кенәр, Наласа, Пөшәңгәр, Иске Му, Мөрәле, Түбән Аты, Сарай Чокырча, Урта Аты, Кәче, Сәрдәбаш, Хәсәншәех, Каенсар, Орнашбаш, Апаз, Югары Аты, Яңа Кырлай, Иске Төрнәле, Наласа, Шура авылларыннан 21 катнашучы фотолар җибәрде. Кайберләре берничә техника эшләп, аларның һәркайсын фотога төшергән иде. Килгән һәр фотоны сайтка урнаштырып бардык. Афәрин, аларның һәркайсы җиңүгә лаек. 

Тик бәйгенең шартлары буенча, җиңүчеләр эшнең күләменә түгел, тавышлар санының күплегенә карап билгеләнде.

Шулай итеп, иң күп тавыш җыюче егет - Яңа Кенәрдән Илфат Сабиров (4050 тавыш)

Икенче урында - Каенсардан Инсаф Борһанов (3303 тавыш)

Өченче урында - Хәсәншәехтән Рәсим Абдуллин (1678 тавыш)

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләрне котлыйбыз, һәр катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Бүләкләү танатанасының кайчан булачагын җиңүчеләр белән элемтәгә кереп хәбәр итәчәкбез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X