erid:2VtzquqpS7d
Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровның бәйрәм котлавы
Арча яңалыклары

Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровның бәйрәм котлавы

Укытучы – ул изге һөнәр.


Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге –  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!  
Хөрмәт белән, мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы


Нет комментариев