erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Райондашыбыз автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган

Гыйбрәт алмаган

Арча районында яшәүче 22 яшьлек Рәмис Зәйнуллин суд карары белән таныклыгы булмаган, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта суд аңа 10 тәүлеклек арест рәвешендә җәза билгели.

Әмма ул моннан гыйбрәт алмый. 2021 елның 14 сентяб-рендә Арча–Яңа Кенәр юлында исерек хәлдә автомобиль белән идарә итә, башкаларга куркыныч тудыра. Ярый әле полиция хезмәткәрләре вакытында туктатып өлгерә.

Арча район суды Р.Зәйнул-линны РФ Җинаять кодек-сының 264.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе


Арча хәбәрләре

Нет комментариев