Реклама
Кылдан нечкә кеше күңелләре
Кылдан нечкә кеше күңелләре
Өзеләсе-саксыз кагылсаң.
Бер җылы сүз җитә һәм игътибар
Йөрәгендә урын табалсаң...
Күнел күзе белән карыйк әле:
Янәшәңдә-кемнәр, ни хәлдә?
Ярдәм кирәкмиме синнән, миннән
Язмыш очраштырган бу мәлдә?
Гел изгелек булсын уебызда
Яхшылыкта- тормыш тоткасы.
Җирдә кылган һәр гамәлең өчен
Бар бит әле җавап тотасы.
“Явызлар да яши әле”,- диеп,
Акланырга сәбәп эзләмик.
Күршең кергән әнә йомыш белән
Буш кул белән борып чыгармыйк.
Ишек-капка һәрчак ачык булсын
Чакырмыйча килгән кунакка.
Үзебез дә бары кунак кына
Шуны аңлау җитми кайчакта.
Шуны аңлау җитми кайчакта...
Гөлчәчәк Хәйруллина
Арча, Иске Чүриле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз