erid:2VtzquqpS7d
Разил Вәлиев "прабабай", Эмиль Гарипов әти булган
Арча яңалыклары

Разил Вәлиев "прабабай", Эмиль Гарипов әти булган

"Ак Барс"ның элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов гаиләсендә зур шатлык. Эмиль һәм аның хатыны Җәмилә әти-әни булганнар.

Бу хакта үзенең Инстаграмында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.   "Гарипов Эмиль гаиләсендә малай дөньяга килде. Ихлас күңелдән Эмильнең семьясын, аларның әти-әниләрен тәбрик итәбез! Искренно поздравляем лучшего вратаря КХЛ,сына нашего друга Эмиля Гарипова с рождением сына!", дип язган ул үзенең хәбәрендә.   Җәмилә - Татарстанның халык шагыйре, барыбызның да яраткан әдибе Разил Вәлиевның оныгы. Димәк, аны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

--- Шәһри Казан

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28838


Нет комментариев