erid:2VtzquqpS7d
Республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде
Арча яңалыклары

Республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде

Арча батырларын барлый

19 ноябрьдә район Мәдәният йортында республика конкурсында җиңүче һәм район башлыгы призына лаек булган комбайнчыларны хөрмәтләү  тантанасы булды.

Билгеле булганча, республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде. Тагын 20 комбайнчы район башлыгы премияләренә лаек булды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

Район үзешчәннәре  матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев