erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республикада барлыгы 126 кеше әлеге авыру корбаны булды

Covid-19 инфекциясе тарала башлаганнан бирле, республикада барлыгы 126 кеше әлеге авыру корбаны булды.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Үлүчеләрнең берсе — 1962 елда туган ир-ат. Аны хастаханәгә китергәндә яңа коронавируслы инфекция пневмония белән катлауланган булган. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе аркасында начарланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1972 елда туган ир-атны хастаханәгә пневмония белән салалар. Пациентның хроник авырулары булган, дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында катлауланган.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада әлеге инфекциядән барлыгы 126 кеше үлгән.

 татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-11-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirustan-ike-keshe-lg-n-5786852

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре коронавирус

2
X