erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәис Гарипов тугыз дистә сокланырлык гомер кичергән

Казаклар авылында гомер итүче Рәис Гарипов 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Сеҗе авыл җирлегендә Рәис абыйны белмәгән кеше юк. Гомере буе колхозда агроном булып эшләгән һәм бүгенге көндә якыннары янәшәсендә тормыш итә ул.

Рәис Гариповны котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин килде. Ул Рәис абыйга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Арча район башлыгы Илшат Нуриевның ихлас теләкләрен җиткерде.

Тышкы яктан ук балкып торган йорт янына килеп туктауга, безне Рәис абыйның улы Илшад “Сезне көтеп, әти картаеп бетте бит инде”, – дип шаяртып каршы алды. Капка төбеннән үк барлыкка килгән күтәренке кәеф, кайтып киткәнче дәвам итте. Чөнки Рәис абый белән Илсөя апаның уллары гына түгел, үзләре дә шундый ук ачык һәм кунакчыл булып чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юбилярыбыз Казак-лар авылында туып-үсә, 14 яшеннән колхозда төрле хезмәтләр башкара. Чирмешән аграр техникумын тәмамлаганнан соң, 1957 елдан агроном булып эшли. Бала чагы сугыш вакытына туры килә аның. Ул елларны искә алганда, Рәис абыйның йөзен моңсулык һәм уйчанлык биләп ала. “Сугыш вакытында да мин колхозда булдым. Ир-атлар юк диярлек иде. Бөтен эш без, яшьләр, җилкәсендә булды. Әбиләр, апалар белән җир эшкәртә идек. Үгезләр, атлар беткән иде инде...” – дип истәлекләре белән уртаклашты ул. 4 ел авиация юнәлешендә армиядә хезмәт итеп кайта. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә Рәис Гариповка.  Самолетта очканда бик авыр һәлакәткә очрый егет...   

1961 елда күрше авыл кызы Илсөя белән тормыш кора. Бер-бер артлы кызлары Сөмбел һәм уллары Илшад дөньяга килә. “Мәктәпкә эшкә кайткач, күреп алды да, эләктереп калды ул мине. Нинди тырыш һәм акыллы егет икәнне белгәч, мин дә ычкындырмадым”, – дип елмайды, тормыш иптәше турында сөйләгәндә Илсөя апа. Бүген бәхетле әби белән бабай уллары һәм киленнәре янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшиләр. Киленнәре Салиха да тәмле телле, тырыш һәм акыллы ханым. Гаиләдәге җылылык, бер-берсенә булган яхшы мөнәсәбәт әллә каян сизелеп тора. 

Тигез гаилә, балалар иминлеге һәм күңел тынычлыгы... Бәхетле картлык өчен тагын ни кирәк? Күзләр тимәсен сезгә, Рәис ага. Быел көзгә Илсөя һәм  Рәис Гариповларның бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел тула. Әлеге матур юбилейны да иңне-иңгә куеп каршы алырга язсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X