erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ришат Фазлыйәхмәтов мәхәббәтен тапкан

Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне турында: "Кунакка кайтты да калды!". Җырчының тормышы төбеннән үзгәргән!

Күп артистлар үзизоляция режимына көенеп, төшенкелеккә бирелсә, популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы 180 градуска үзгәргән. Тамашачыларын онлайн концертлар белән сөендерүче Ришат гашыйк булган! Шатлыгы белән уртаклашып җырчының үзенә шалтыраттык.

- Бу үзизоляция миңа файдага гына булды. Үз гомеремдә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булдым!

- Йөрәгеңне ничек яулады, әйт әле?
- Ягымлы карашы, чибәрлеге һәм ихласлыгы белән. Аш-су өлкәсендә дә уңган. Бар яктан булган, тырыш кыз.

- Моңа кадәр таныш идегезме, Ришат?
- Күргәнем бар иде. Минем дустыма кунакка кайтты. Алар - якын дуслар. Эльмира белән якыннан танышып киттек һәм бүгенге көндә без бергә, Аллага шөкер! Менә шулай, кунакка кайтты да калды! (көлә)

- Син Эльмираны "спортсменка, комсомолка и просто красавица" дидең. Әллә чынлап та спортчымы?
- Дүрт яшеннән фигуралы шуу һәм спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә. Ә төп эше чит илдән киемнәр кайтару белән бәйле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Димәк, "Серләреңне миннән яшермә" җырының клибы юкка гына боз сараенда төшерелмәгән. Клипта Эльмира катнаштымы?
- Юк, ләкин киләчәктә клипларымда төшәр дип өметләнәм.

- Ришат, бәхетең һәрчак тулы булсын! Уңышлар сиңа!

Лена Рәхимова

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rishat-fazlyykhmtov-niayat-mkhbbte-beln-tanyshtyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X