erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ришат Төхвәтуллин: "Балаларымны күрәсем килә"

Ришат Төхвәтуллин үзенең өйләнмәвенең сәбәбен һәм йөргән кызы хакында сөйләде. Җырчы тыйнак кызларга өстенлек бирә икән.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин гаилә кору хакында уйлана башлаган.

- Гаилә кору теләге юк түгел, әлбәттә, бар. Инде яшь тә 30дан өстә. Гаиләне уйлый башларга кирәк. Балаларымны күрәсем килә. Йөргән кызың булмаса, гаилә кору турында уйлап булмыйдыр, - диде Ришат бүген радиодагы туры эфир вакытында.

Ришат гаиләсендә өч бала үскән, шуңа үзе корачак гаиләдә дә ул кимендә өч бала булуын тели. Әмма үзе белән яшәү авыр икәнен, аны һәм эшен аңлый торган кеше генә артист белән яши алачагы хакында да кисәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Өйләнмәвемнең сәбәбе - гастрольләр. Минем 22 яшьләрдә дә өйләнү мөмкинлеге бар иде. Әмма мин сәнгатьне сайладым, аякка басу максаты куйдым. Хәзер хыялларым әкрен генә тормышка ашып бара. Әгәр үлеп гашыйк булсам, өйләнү өчен бер көн дә җитә. Минем өчен иң мөһиме ЗАГС та түгел, ә никах, - диде Ришат туры эфир вакытында.

Җырчы тыйнак кызларга өстенлек бирүен дә ассызыклады.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rishat-tkhvtullin-balalarymny-krsem-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X