erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәтлебез сезгә, әниләр

Сәхнә балалар белән тулды. Алар үзләренең биюләрен (Аида Ондрина җитәкчелегендәге “Аллегро” бию төркеме) әниләргә багышлады. Флера Шакирова җитәкләгән “Арча таңнары” вокаль ансамбле җыры да әниләр турында иде.

 

Арча Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән “Изге җанлы әниләр” дигән чара әнә шулай башланып китте.

– Сез безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, гомер буе озата баручыларыбыз. Уңышларыбыз белән дә без сезгә рәхмәтле, – диде әниләрне сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм ел да бүләкләргә бай була. Бу дөрес тә. Әниләргә нинди генә бүләкләр бирсәң дә, нинди генә изге теләкләр юлласаң да аз булыр кебек. Әмма аларның бер җылы сүздән дә күңелләре була. Бәйрәмнең үзләренә багышланган булуыннан гына да йөзләрен елмаю балкытты.

Бу көнне әниләр арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә “Ана даны” медаленә лаек булган биш бала анасы Равилә Фәхретдинова да бар иде. Зур бүләкне аңа Рамил Гарифҗанов тапшырды.

Бәйрәм уңаеннан сәхнәгә хезмәт алдынгылары булган күп балалы аналар да менде. “Яңарыш” ширкәтендә 39 ел сыер савучы булып эшләгән алты бала анасы Тамара Мосунова, “Тукай” хуҗалыгында 35 ел сыер сауган, өч бала тәрбияләп үстергән Фәния Зарипова, 26 ел “Игенче” ширкәтендә  савымчы хезмәтен башкарган ике бала анасы Гөлфия Гаязова әнә шундыйлар сафын тулыландырды.

“Арча КСМ”ы ширкәтеннән штукатур-буяучылар Әнисә Җәләева һәм Айсылу Мангуткина ничә еллар дәвамында үз хезмәтләренә тугры булып, күп уңышларга ирешкән әниләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов аларны котлап матур теләкләрен җиткерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әни булу – җаваплы хезмәт. Мин аны хезмәт образы белән тиңләштерәм. Чөнки әниләр гел хезмәттә. Без бәхетле сез булганга, рәхмәт сезгә, әниләр, – диде ул.

– Хатын-кыз савымчымы, гади колхозчымы, яисә очучымы, әллә җитәкчеме, аның төп вазыйфасы – ана булу. Ул шуның белән бәхетле, – диде район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.

Аның бу сүзләре беренче чиратта сәхнәгә күтәрелгән һәм үзе бүләк биргән аналар “МСО” ширкәте баш хисапчысы Гадилә Галиуллинага, Хәсәншәех авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәмзия Закировага һәм Наласадан мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган, укытучы булып эшләгән Флера Төхвәтуллинага юлланды.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов бер үк вакытта ике уллары армия сафларында хезмәт иткән, үзләрен аналарга гына хас түземлек белән көткән Венера Аитова, Гөлнара Садыйкова, Гөлия Фәйзрахманованы котлады һәм аларга Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ә “Нечкәбил” республика бәйгесендә җиңүче булган дүрт бала анасы, ике оныкка дәү әни Наилә Сәмиева, “Татар кызы-2019” республика бәйгесендә җиңүгә ирешкән Гөлназ Шакирҗанованы район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов котлады.

Арча үзешчәннәре чыгышлары да ул көнне бары тик аналарга багышланды.

Гөлсинә Зәкиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X