erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәктә футбол мәйданчыгы ачылды

Балачакта туп типмәгән малай бармы икән ул! Безнекеләр дә җәйге каникулда футбол, дип җенләнде. Иң мөһиме футбол уйнарга җайлы урыны бар. Я үзләре укыган 1нче мәктәпнең футбол мәйданчыгына (ә ул һәрвакыт ачык) баралар, я Арча стадионына төшәләр. Арча стадионында футбол кырыннан тыш махсус мини-футбол өчен эшләнгән мәйданчык бар. Районда андый мәйданчыклар бүген бишәү.

 

Үткән шимбәдә Үрнәктәге агросәнәгать көллияте территориясендә бишенчесе ачылды. Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Тантанадан соң ярышлар башланды. Лесхоз, Шушмабаш, Хәсәншәех мәктәпләре малайлары, көллият егетләре футбол уйнады.

Мәйданчыкны бик җайлы урынга эшләп куйганнар. Көллият җитәкчесе Рифкать Камалетдинов:

– Бу авыш җир иде, күтәртеп тигезләдек, – диде.

– Махсус эшләнгән мәйданчык булмаса да, без футбол уйнамый тормадык, – дип сөйләде көллиятнең футболчы егетләре. – Янәшәдәге чирәмлек безнеке иде. Әмма махсус эшләнгән футбол мәйданчыгында уйнавы бөтенләй икенче. Тигез, рәхәт.

Көллияттә 2нче елын укучы Руслан Казанның абруйлы футбол командаларында уйнаган егет. Эмиль дә: “Футбол ул тормыш!” – дип, футбол өчен янып-көеп тора.

Гомумән, Лесхоз ул футбол белән танылган төбәк. Районның футбол ярышларында Лесхоз яшьләре катнашмый калмый. Хәзер менә үзләре арасыннан яшь тренер үсеп чыкты. Быелдан Иван Мосунов яшь футболчыларны әзерләячәк.

– Лесхоз мәктәбендә һәм “Арча” спорт комплексында малайлар белән эшләячәкмен, – дип сөйләде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Моңарчы Лесхоз мәктәбендә футбол секциясе булмады, – диде физкультура укытучысы Илдар Шакиров. – Дөрес, балалар футбол уйнамый тормады. Без күбрәк туризм һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнәбез.

Футболчы малайларны очрашуга үзләре футбол, хоккей уйнаган ир—егетләр алып килгән. Лесхоз мәктәбе командасы янында футболчы Илназ Зыятдинов җанатып йөри. Шушмабаш мәктәбе малайлары янәшәсендә – футболчылар Ирек Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабиров, Айрат Нәбиуллин, Айназ Зәйнаков. Хәсәншәех малайларын эшмәкәр, хоккейчы Нурсил Газизов, Айрат Солтанов туплап алып килгән.

– Мин үзем эчүчелеккә, тәмәке тартуга каршы, – дип сөйләде Нурсил Газизов. – Балалар кечкенәдән спорт белән үссеннәр иде, дип тырышып йөрим. Менә костюмнар да булдырдык. Безгә дә менә шундый футбол мәйданчыгы булса яхшы булыр иде.

Мондый ир-егетләр булганда авылларда да футбол үсеш алыр дигән ышаныч бар. Заманча эшләнгән мини-футбол мәйданчыклары авылларга яңа сулыш алып киләчәк. Алар әлеге Арча стадионында, Арчаның педагогика көллияте, Арчаның 1нче мәктәбе базасында, Яңа Кенәрдә һәм Үрнәктә.

...Тигез мәйданчыкта малайлар рәхәтләнеп футбол уйнады. Кояш та аларга сөеп карады. “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән малайларга, болай булгач, көндәшләр артачак.

Румия Саттарова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X