Россиянең телевидение һәм радиотапшырулар челтәренә – 25 ел!
Татарстан Республикасы территориясендә эфир телетапшыргычларын цифрлыга алмаштыру программасын үтәде.
2026 елның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе (РТРЧ) үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Россия Президенты Указы белән 2001 елда төзелгән, система барлыкка китерүче предприятие 79 радиотелеүзәкне бердәм җитештерү-технологик комплекска берләштерә һәм элемтә өлкәсендә табигый монополия булып санала.
РТРЧ – региональ теле һәм радио тапшыручылар өчен элемтә хезмәтләре күрсәтүче төп оператор, аның эшчәнлеге, гражданнарның мәгълүмат алуга конституциячел хокукларын гамәлгә ашыруга ярдәм итеп, дәүләтнең оборона куәтен, куркынычсызлыгын һәм технологик мөстәкыйльлеген тәэмин итүдә стратегик әһәмияткә ия.
РТРЧ яңа хезмәтләр һәм сервислар кертә. Предприятие инфраструктурасы гражданнарны интернет һәм мобиль элемтә, гадәттән тыш хәлләр турында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү өчен дә кулланыла. 540-метрлы Останкино манарасы предприятиенең флагманы булып кала бирә, ул Россиядә һәм Европада иң югары корылмаларның берсе булып тора.
Предприятиедә төзелгән күмәк килешү элемтә тармагында берничә тапкыр иң яхшысы дип танылды. Аның яңа редакциясенә хезмәткәрләр өчен Россия Федерациясе Хезмәт кодексында каралмаган 30дан артык социаль ташлама кертелгән.
2009 елның маеннан башлап Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ), филиал буларак, РТРЧ структурасына керә.
Татарстан Республикасы филиалы республика халкының 99,3 %ын сыйфатлы күпканаллы телерадиотапшырулар белән тәэмин итә. Цифрлы телечелтәр федераль программаларны гына түгел, «Татарстан» ДТРК» төбәк блокларын «Россия 1», «Россия 24» телеканалларында һәм «Радио России» радиоканалында, ә «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ-Татарстан) региональ телеканалын ОТР телеканалында трансляцияләүче 87 тапшыру станциясен үз эченә ала.
Республика халкының 83,3%ы «Радио России + Радио Татарстана» радиопрограммалары, 62,2%ы – «Маяк” радиосы» һәм 62,2%ы «Вести FM» радиопрограммалары белән тәэмин ителә
2000 елдан предприятие «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ программалары өчен аналог телерадиотапшырулар челтәрен булдырды һәм аның эшләвен тәэмин итә.
2012 елның 1 мартында Россиядә беренче тапкыр Казанда DVB-Т2 стандартында 1 нче цифрлы программалар пакеты, ә 2013 елның 26 июнендә, шулай ук Россиядә беренче тапкыр, эфир телевидениесенең 2 нче цифрлы пакеты трансляцияләнде.
РТРЧ технологик комплексы импортны алыштыру курсы нигезендә даими рәвештә яңартылып тора. «Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге» РТРЧ филиалы 2024 – 2025 елларда Татарстан Республикасы территориясендә эфир телетапшыргычларын цифрлыга алмаштыру программасын үтәде. 1 нче мультиплекста барлык 87 тапшыргычлар алыштырылды.
2024 елда Радиотелетапшырулар үзәге манарасына медиафасадлы яңа яктырткыч урнаштырылды, хәзер инде манараны республика башкаласының визит карточкасы дип санарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев