erid:2VtzquqpS7d
Россия Президенты Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплады
Арча яңалыклары

Россия Президенты Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплады

Татарстан республикасы җитәкчесе сайлаулары 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Татарстан Президенты бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның төп күрсәткечләре буенча лидер булып торуын әйтте, шул исәптән хезмәте өчен рәхмәт сүзләрендә җиткерде. Киләсе срокка тәкъдим итүне хуплавын белдерде.

Миңнеханов, үз чиратында, Путинга ышанычы һәм ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, алга таба эшләргә эзер торуын ассызыклады.

 

Татар-информ


татарстан

Нет комментариев