Реклама
Аңа 75 яшь иде.
Җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта «Татар-информ»га Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте.
«Бүген 19.01 сәгатьтә йөрәге тибүдән туктаган. Кызы белән дә, тормыш иптәше белән дә сөйләштем. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм берничек тә ярдәм итә алмаган.
Ренат безнең штабта бик еш була иде. Бер дә сәламәтлегеннән зарланганын ишеткәнем булмады. Әле ике атна элек кенә дә килгән иде. Шундый талантлы кешенең арабыздан китүе бик кызганыч», – диде Рөстәм Ямалеев.
Ренат Ибраһимовка 75 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyanen-xalyk-artisty-renat-ibrahimov-vafat-bulgan-5854558
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз