erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиянең коронавируска каршы чыгарылган даруын югары бәяләделәр

COVID-19 чирен дәвалау өчен Россиядә "Мефлохин" препараты кулланылачак. Ул авыруларга вирус белән көрәштә вакытны отарга ярдәм итеп, сәламәтләнүгә өметне арттырачак.

 Әмма бу әле коронавирусны тулысынча җиңдек, дип әйтеп булмый, ди биология фәннәре докторы, GMU (АКШ) Мәктәп биологиясе профессоры Анча Баранова. Аның сүзләренчә, әлеге препарат шундый ук составлы дарулар белән чагыштырганда, куркынычсызрак, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Россиядә кеше сәламәтлеге өчен куркынычсызрак профильле препарат кулланырга карар кылынды. Ул дөрес тә, һәм бу бик яхшы яңалык. Шатлану өчен сәбәп бар. Әмма, бу әле авыруны тулысынча җиңдек дигән сүз түгел ", - диде Баранова. 

Ул билгеләп үткәнчә, инфекциянең шактый авыр үтүе аркасында, кайбер очракларда вирустан котылганчыга кадәр, организмның бар көче сарыф ителеп бетә. Аның сүзләренчә, "Мефлохин" " хастаның хәле уртача авырлыкта булса, бу чир белән көрәш алып бару дәверендә, организм өчен бер-ике көн вакыт бирә". Биолог бу, озын дистанция буйлап йөгергән вакытта, су йотып җибәрүгә тиң, диде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, шимбә көнне Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) "Мефлохин" дип аталган малярияга каршы препарат нигезендә коронавирусны дәвалау схемасын тәкъдим итте.

SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгарган COVID-19 авыруы Кытайның Ухань шәһәрендә узган елның декабрь ахырында килеп чыккан иде. Кытайдан тыш, бу авыру 199 илдә ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

11 март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясен игълан итте.

28 мартка булган оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә авыручылар саны 1264 кә кадәр арткан. Оренбург өлкәсендә кичә 57 яшьлек кеше үлгән. Мәскәүдә үлүчеләр саны - биш.

Коронавирус буенча барлык актуаль мәгълүматны: стопкоронавирус.рф, һәм шулай ук #МыВместе хештегы буенча табып була. Шулай ук кайнар линия телефоны аша да мөрәҗәгать итеп була: 8 (800) 2000-112.
 

Чыганак: ria.ru
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X