erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Аларга әле яшәргә дә яшәргә иде..."

Республикада Covid-19га кагылышлы агымдагы вәзгыять яңа чикләү чаралары кертергә мәҗбүр итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада коронавирус буенча киеренке вәзгыять саклана .

 

Пандемия башланганнан бирле 32 меңгә якын авыру ачыкланган. Covid-19 диагнозы расланган 1041 кеше вафат булган.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда моңарчы кертелгән эш көннәре булмаган режим 7 ноябрьдән соң озайтылмаячак. Шул ук вакытта катгый чикләүләр (кайбер объектлар эшенә һәм тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүгә) санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гамәлдә булачак.

Халыкны коронавирус инфекциясеннән вакциянацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә беренче компонент 1 млн 670 мең кешегә ясалган. Барлык вакциналар бар, 170 вакцинация пункты эшли. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республиканың Баш дәүләт санитар табибы карары белән 9 ноябрьдән беренче прививканы ясатмаган хезмәткәрләрне, соңгы алты ай эчендә медицина ягыннан кире кагулары булган яки авырган затлардан тыш, эштән читләштерү күрсәтмәсе бирелде. "Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә карарның мәҗбүри үтәлешен тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең тиешле темплар булмавын билгеләп үтте. "Коронавирустан үлүчеләр арасында өлкән яшьтәге кешеләр өлеше 85%ка җитә. Бу бик зур сан. Аларга әле яшәргә дә яшәргә иде. Аларның кайберләре вакцина ясатмамаган, кемдер прививка ясаткан, әмма антитәнчекләр эшләнеп өлгермәгән. Бу статистика. Мине тәнкыйтьли алалар, әмма без чаралар күрәчәкбез. Безнең башка юлыбыз юк», - диде ТР Президенты һәм республикада ковидка каршы чаралар катгыйланачагын хәбәр итте. Ике атнадан соң 60 яшьтән өлкәнрәк, QR-коды яки медотводы турында белешмәсе булмаган затлар өчен транспорт карталарының гамәлдә булуын туктатып тору планлаштырыла.

«Минем адреска җәмәгать транспортында битлек режимын бозу турында күп санлы кешеләр мөрәҗәгать итә. Мондый кешеләр бик күп. Син башка кеше өчен куркыныч тудырасың, моны аңларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа бәйле рәвештә, ике атнадан 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки медотвод турында белешмәсе булганда гына файдалана алалар. Контрольне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты вакцинацияне (медотвод) медицина ярдәме күрсәтү турында белешмәнең электрон варианты формасын эшләргә кушты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Студентлар арасында да вакцинация дәрәҗәсе түбән булуы күзәтелә. Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов уку процессын 18 яшьтән өлкәнрәк затларга QR-код яки медотвод турында белешмә күрсәтеп, көндезге дәресләргә кертүне оештырырга тәкъдим итте. Шулай ук Президент профессор-мөгаллимнәр составын һәм уку йортларының барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында да искәртте.

"Гомер – ул иң кыйммәтлесе. Бер гомерне саклап калу – инде зур казаныш. Бер кешене югалту да – безнең өчен бик зур фаҗига. Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, туганнарың, якыннарың, хезмәттәшләрең турында уйларга кирәк", - дип өстәде Татарстан Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-alarga-le-yashrg-d-yashrg-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X