erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Без әлегә авырулар санының кимүен күрмибез"

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә, дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел, ди Президент.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик чараларны үтәү өлешендә бернинди йомшаклык күрсәтелергә тиеш түгел, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без әлегә авырулар санының кимүен күрмибез. Санитар-эпидемиологик чараларны үтәү буенча барлык кирәкле чаралар үтәлергә тиеш".

 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күп кенә яшь кешеләр Covid-19 авыруы аларга кагылмаячак дип уйлый. Кызганычка каршы, бу алай түгел, дип билгеләп үтте ул, моның киресен раслаучы статистика бар. «Авыруны шактый авыр формада кичерүче стационарларга яшь кешеләр килә, - диде ул. - Бу авыруларның күпчелеге өчен бик мөһим". – Тынычланып калырга ярамый! Әлбәттә, республика хастаханәләре ятак-урыннар, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, барлык кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Әмма үз-үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк".

Халыкны вакцинацияләү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республикада 153 вакцинация пункты эшләвен искәртте. Алга таба инфекциянең таралуын булдырмас өчен вакцинация кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган: җитәрлек күләмдә өч төрле вакцина бар, барлыгы 300 мең доза вакцина кайтарылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге көндә 255 меңнән артык кеше вакцинация узган инде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада көненә 6 меңгә якын кеше прививка ясата. "8 мең кеше дәрәҗәсенә чыгарга кирәк, ә алга таба – көненә 10 мең кеше, - диде ул. Республика буенча уртача вакцинация күрсәткечләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу планның 14%ы, һәм бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирү мөһим. Ул муниципаль районнардагы күрсәткечләрне китерде, процент иң югары һәм иң түбән булган муниципалитетларны билгеләп үтте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-bez-leg-avyrular-sanyny-kimen-krmibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X