erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең 2нче чиратын төзү турында

Республикабыз Президенты төзелеш темпын киметмәскә кушты.

Бүген, 5 май көнне Татарстан Президенты Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әлеге хастаханәдә балаларны да, олыларны да дәвалау өчен барлык шартлар та тудырылачагы әйтелде. 

"Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Бу - ихтыяҗ туган очракта халыкны дәвалау өчен яхшы шартлар тәэмин итәчәк мөһим эш",- дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Төзелештә 180 кеше ике сменага бүленеп эшли. Алдагы атнадан башлап эшләр тәүлек буе алып барылачак. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хастаханәнең икенче корпусы - 234 пациентка исәпләнгән 15 мең квадрат метрны биләп торачак бина. Объктны 2020 елның 15 августына файдалануга тапшыру күздә тотыла.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов татарстан

2
X