Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рүзәл Мортазин: "Тирән белемле, оештыру сәләте зур булган белгеч ул..."

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин белән Түбән Оры авылына барыш.

    Анда безне Фәиз

    дустыбыз Газизов көтә.

    – Мин үзем дә, башка яшьрәк агрономнар да Фәиз абыйдан күп нәрсәгә өйрәндек, – ди Рүзәл Габделфәрт улы. – Тирән белемле, оештыру сәләте зур булган белгеч ул.

    Фәиз белән без хәрби хезмәттә дә бергә булдык, аннан соң да очрашкалап торабыз. Бервакыт колхозга килгәч ул иген басуларын гына түгел, тарихи урыннарны да күрсәтеп йөрде әле. Бик борынгы тарихлы як бу. Түбән Оры авылы  зиратында 1530–1550 елгы кабер ташлары табылган. Элек бу авылны Байлар Орысы дип атаганнар, анда зур мөлкәтле байлар яшәгән. Җеп эрләү фабрикасы, такта яру, кирпеч сугу, әйбер ману завод-фабрикалары булган. Революциядән соң байларның милекләре тартып алынган, үзләрен сөргәннәр.

    Фәиз басуда әле дә беленеп торган чокырлы урынга алып барды. Түбән Орыдан ерак булмаган Кызылъяр (аны Коллар авылы дип йөрткәннәр) авылы кешеләре шул чокырдан кирпеч заводына күтәреп кызыл балчык ташыганнар.

    Реклама

    Фәиз Газизов 40 елга якын агроном булып эшләгән кеше. Аның бу эшчәнлегенә хезмәттәшләре югары бәя бирүен әйттем. Әле менә 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев та аны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Колхозларны бетереп  дөнья болганган елларда да үз хезмәтенә тугры калган, Җир-анага хыянәт итмәгән кеше ул.

    Ә биредә колхоз 1931 елда оеша, аңа Азин дигән исем бирәләр. Беренче рәисе Азин дивизиясендә хезмәт иткән Хәйрулла Хәбибуллин дигән кеше була.

    Бу йортта безне иң якын кешеләредәй кабул иттеләр. Фәизнең хатыны Ясирә дә ачык йөзле, кунакчыл кеше булып чыкты. Тәмле ашлар, чәйләр әзерләп көткәннәр, рәхмәт аларга. Ясирә дә озак еллар колхозда эшләгән. Колхоз бу кешеләр  өчен сүз генә түгел, гомернең истәлекле матур үткәне дә. Саубуллашканда Фәиз миңа СССР гербы төшкән зәңгәр тышлы галәмәт зур китапчык бирде. Анда “Государственный акт на вечное пользование землей колхозами” дип язылган (ул вакытта латин хәрефләре белән язылган татарчасы да бар). Әлеге документ нигезендә 2546,78 гектардагы Түбән Оры җирләре (картасы да бар) Азин артеленә сроксыз, ягъни мәңгелеккә бирелгән!

    Фәиз үз хуҗалыгында музей да  оештырган әле. Бу турыда аерым язармын.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: