erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабада җиләк-җимештән компот ясау цехы ачылачак

«Саба» индустриаль паркында яңа 511 эш урыны көтелә.

Сабада җиләк-җимештән компот ясау цехы ачылачак. Бу хакта «Саба» индустриаль парк» җитәкчесе Илшат Хуҗин «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«2020 елда „Саба“ сәнәгать паркының 2 чиратын тормышка ашыру өчен проект документын эшләү башланды. Агропарк бинасы һәм азык-төлек эшкәртү кластерын булдыру күздә тотыла. Безнең анда резидентларыбыз да бар: кемдер катнаш азык җитештерә, кемдер яшелчәләрне саклау, юу һәм киптерү белән шөгыльләнәчәк. Компот ясый торган, ипи һәм башка кондитер ризыкларын пешерә торган цехлар булдыру өстендә дә эшләр алып барылачак», — ди Илшат Хуҗин.

«Саба» индустриаль парк» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе сүзләренә караганда, бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел, 2020-2024 елларга сузылачак зур инвестицион проект. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шушы ук территориядә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү өчен ябык, җылытылган, санитар таләпләргә туры килә торган агропарк бинасы да булачак. Әлегә проектны тормышка ашырыр өчен зур эшләр алып барыла. Алга таба 8 резидент, 151 эш урыны булыр дигән планыбыз бар», — дип белдерде «Саба» индустриаль парк җитәкчесе.

Илшат Хуҗин сүзләренчә, хәзерге вакытта парк җирендә 4 резидент эшли, барлыгы 53 эш урыны булдырылган. 2024 елга биредә барлыгы 22 предприятие эшләячәк һәм 511 эш урыны булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X