erid:2VtzquqpS7d
Сабадан шахмат ярышыннан 2нче урын алып кайттылар
Арча яңалыклары

Сабадан шахмат ярышыннан 2нче урын алып кайттылар

Афәрин!

"Гаилә" илкүләм проекты кысаларында "Буыннар элемтәсе" программасы нигезендә оештырылган шахмат ярышына Фәттаховлар гаиләсе район пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән Сабага барып кайттылар. Ветеран Габделнәфыйк, улы Нәзир, Нәзирнең кызы Наилә ярышта яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 2 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!

Шахмат уйнау сәламәтлеккә файдалы, ди белгечләр. Балага да,  әби, бабайга да. Башны эшләтә, хәтерне яхшырта. Ветеран Габделнәфыйк Фәттахов районда да шахмат ярышларында катнашып тора. Без Фәттаховлар гаиләсенә исәнлек-саулык, уңышлар телибез!

#ГаиләПроекты #БуыннарЭлемтәсе #АктивОзынГомер

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев