erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабанда сайрашыр чак җитте

Май аеның салкынча килүен мул уңышка юрыйлар.

Әлеге юлларны язып утырганда Шурабаштан “Бездә калын булып кар ятты, кыш яңадан килде”, – дип шалтыраттылар. “Кызыл Яр”, “Северный” хуҗалыкларында да яуган кар. “Зыяны булмасмы?” – дип сораучылар да булды.

 – Бу бик әйбәт! – дип тынычландырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. –  Чөнки температура җылы якта, уҗымнарның тамыры үсеш ала, ныгый. Аннан корткыч бөҗәкләрнең үрчүен тоткарлый. Әле бу өстәмә дым да дигән сүз”.

Арыш уҗымнары һәркайда бик яхшы кышлап чыкты. Узган ел миләш бик уңган иде, анысы да сынамышларга караганда арыш уңарга булыр.

Яз менә шулай зур өметләр белән яши торган чор инде ул. Бар да яңадан башлана бит, шуңа игенчеләр булачак уңышка  ышанычлы нигез салырга ашыга. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

5 майга 16200 гектардагы уҗымнарның 10458 гектары тукландырылды, 19129 гектарда (план 74500 гектар) дым каплатылды. 1792 гектарда (план 42828 гектар) сабан культуралары чәчелде. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Кишет” ширкәтләре 390–255 гектарда чәчтеләр.

“Курса МТСы” ширкәтендә чәчүне һәр елдагыча өлкән һәм иң тәҗрибәле механизатор Мансур Хуҗиәхмәтов башлап җибәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

29 апрельдә район хуҗалыкларындагы сиптергечләрнең әзерлеген кабул итү булды.

Махсус комиссия һәр сиптергечнең әзерлеген тикшереп чыкты һәм җиңүчеләрне билгеләде. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Тагылма сиптергечләр арасында “Ватан” хуҗалыгыннан Инсаф Сәгыйтьҗанов һәм Илфар Сабиров беренчелекне яулады. “Кызыл Яр” ширкәтеннән Илдус Шәрипов – икенче, “Тукай” ширкәтеннән Илнар Вәлиуллин, “Ашытбаш”тан Равил Ибраһимов өченче урында.

Үзйөрешле сиптергечләр арасында “Кырлай” ширкәтеннән Айрат Сафин беренче булды. “Игенче”дән Садыйр Әхмәтҗанов – икенче, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Азат Гыйниятов, “Курса МТСы”ннан Радик Миңһаҗев өченче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X