Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сабантуй көннәре билгеле. Указ гына көтәбез

    2021 елда Сабан туе 11, 12, 13 июнь көннәрендә район үзәкләрендә, авылларда узар дигән хәбәр бар. Бу хакта Актаныш якташлар берлеге оештырган концертта район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте, дип яза Интертат

     

    Дөрес, район башлыгы әлегә Татарстан Президентының бу хактагы указы булмавын да искәрткән.

     

    Реклама

    Реклама

    Интертаттагы хәбәр без язган мәгълүматны раслый. Бер ай элек, шул ук график мессенджерларда да пәйда булган иде. Рәсми булмаган мәгълүматка ышансаң, Татарстан районнарында һәм Түбән Кама шәһәрендә милли бәйрәмебез 11-13 июнь көннәрендә, тагын бер атнадан - 19 июньдә Чаллыда узачак. Шул ук көнне Нижневартовск каласында Федераль Сабантуй оештырылачак.  Казан Сабан туе 26 июньгә билгеләнгән. ә 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк икән.

    Ассызыклап узабыз, әлегә бу турыда Татарстан Республикасы Президентының рәсми Указы юк.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/sabantuy-knnre-bilgele-ukaz-gyna-ktbez

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: