erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабыйның бармакларын балта белән чабып өзгән

Әлеге вакытта ир хокук сакчылары кулында

Бурятиядә яшәүче кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бер авылда иртән кыз әтисе һәм аның абыйсы белән бергә печән чабарга урманга килә. Әмма яңгыр ява башлагач, алар урманга кереп ышыклана һәм ирләр аракы эчә. Бу вакыт әтисенең бертуганы 5 яшьлек кызына уйнарга телефонын бирә. Кыз уйнаганда аны кулыннан төшереп җибәрә һәм телефон бераз зыян күрә.   Ир шунда балага якындагы агач төбенә бармакларын җәеп кулларын куярга куша. Шуннан, балта алып килеп, баланың кулындагы ике бармагын чабып өзә. Яраланган кызны өенә исерек әтисе алып кайта, арытаба сабый медицина учреждениесенә озатыла. Ә җинаятьче урман эченә кереп кача.   Билгеле булуынча, табиблар баланың бер бармагын теккән.   Әлеге вакытта ир хокук сакчылары кулында, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30303

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X