erid:2VtzquqpS7d
Саклаганныкы саклана
Арча яңалыклары

Саклаганныкы саклана

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының техниканы кышкы саклауга куюның торышын һәм техниканы ремонтлауның барышын тикшерде.

Комиссия әгъзалары “Яңарыш“, “Игенче“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы, “Казанка“, “Ватан“, “Северный“ хуҗалыкларының әзерлегенә яхшы бәя бирде.

Комиссия 19 декабрьдә эшен дәвам итәчәк.


Нет комментариев