erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Самолетка яки поездга билетны кайтарып алырга туры килгән очракта аның тулы бәясен бирәләрме? 

Белгеч сүзен тыңлыйк.

Чираттагы яллар, каникуллар дәвам итә. Сәяхәткә китүчеләр саны көннән-көн арта. Самолетта да, поездда да юлга чыгалар.

Юл чыгымнарын ничек киметергә? Көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта нинди чаралар күрергә? Сәяхәткә китүчеләрне шулар борчый. Әлеге сораулар белән без Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Зур ташламалар белән булгач, кайберәүләр самолетка билетны алдан ук белешеп куя. Әмма илдәге вәзгыятьне исәпкә алсак, ул гел үзгәреп тора. Авиабилетны кайтарып алырга туры килгән очракта аның тулы бәясен бирәләрме? 

– Билет бәясен берничә очракта тулысынча кайтаралар. Пассажир яки аның гаилә әгъзасы, яисә һава судносында аның белән бергә баручы якын туганы авырып китсә – бу медицина документлары белән расланырга тиеш; аның гаилә әгъзасы яки якын туганы вафат булса – бу хакта авиакомпаниягә билетта күрсәтелгән рейска теркәлү вакыты тәмамланганчы хәбәр итәргә кирәк. Әгәр авиакомпаия пассажир алдындагы бурычын үтәмәгән икән, билет бәясен кайтарачаклар. Мәсәлән, рейс булмый калса яки тоткарланса; рейсның маршруты үзгәрсә; пассажирга билетта язылган класс буенча хезмәт күрсәтмәсәләр; тикшергән вакытта тоткарлау сәбәпле пассажир рейска өлгермәсә. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча самолетта очканда махсус шартлар таләп ителеп, алар үтәлмәгән очракта да пассажирга билет бәясен кайтарып бирәчәкләр. Әгәр “кайтаруы мөмкин булмаган” билет сатып алгансыз икән, билет өчен акчаны кире алып булмаячак.

– Авиарейстан үзләре теләп, мәсәлән, кире уйлап, баш тартсалар?

– Ул очракта билет бәясе тулысынча кайтарылмый. Авиакомпания килешү буенча йөкләмәләрен үтәү белән бәйле чыгымнарны алып кала. Биредә бер шартны үтәргә – рейска теркәлү вакыты тәмамланырга 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча авиакомпаниягә хәбәр итәргә кирәк.  Югыйсә, пассажирга килешү шартларын үтәмәгән өчен билет бәясенең 25 проценты күләмендә штраф салына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр ерак сәфәргә поездда чыгып китсәләр, нинди кагыйдәләрдән файдаланырга була?

– Аерым урын биләмәгән очракта, 5 яшькә кадәрге баланы бушлай алып барырга мөмкин. 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларга тариф нигезендә акча түләп билет алырга кирәк.

– Поездда баручы пассажирлар нинди хокукларга ия?

– Югары категорияле буш урын биләргә. Юлда барганда билетның гамәлдә булу вакытын озайтып, әмма 10 тәүлектән дә озагракка түгел, тукталыш ясарга; авырып киткән очракта билетның гамәлдә булу вакытып озайтырга (бу медицина документлары белән расланырга тиеш); авырлыгы 36 килограммнан да (йоклап бара торган вагон өчен 50 килограмм) артык булмаган йөкне бушлай алып барырга (аның үлчәме өч үлчәнеш – чемодан яки сумканың биеклеге, киңлеге, озынлыгы) суммасы буенча 180 сантиметрдан да артып китмәскә тиеш. Ветеринария белешмәсе һәм урнаштыру өчен махсус савыт (кәрҗин, читлек, контейнер) булган очракта поездда вак йорт хайваннарын, эт һәм кошларны  аерым түләп алып барырга була.

–Төрле сәбәпләр белән поездга билеттан файдалана алмыйлар, ди.  Нишләргә?

 – Поезд кузгалып киткәнче 8 сәгатьтән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта билет һәм плацкарт бәясен тулысынча кире кайтарырга була. 8 сәгатьтән азрак вакыт эчендә, әмма ике сәгатьтән дә соңрак түгел) билет бәясен һәм плацкарт бәясенең 50 процентын алырга була. Поезд кузгалып киткәнче 2 сәгатьтән кимрәк вакыт эчендәмөрәҗәгать иткәндә, билет бәясе генә кире кайтарыла, плацкарт бәясен алып булмаячак. Файдаланылмаган билет өчен акчаны кире кайтарганда шәхесне раслаучы документ булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X