erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәнгать мәктәбе “Пушкин картасы”на кушылды

Татарстанда 2021 елның 1 сентябреннән “Пушкин картасы” программасы эшли.

Аның ярдәмендә 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Россия гражданнары музей, театр, төрле мәдәният оешмаларына бару өчен, махсус түләүләр алалар.

Узган ел аның күләме 3000 сумны тәшкил итсә, быел Пушкин картасында 5000 сум күләмендә ярдәм бар.

Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы буенча Арча районында да эш алып барыла. Мәдәният йорты һәм “Казан арты” тарих-этнография музее башлангыч чорыннан ук эшләсә, күптән түгел Арча балалар сәнгать мәктәбе дә “Пушкин картасы” программасына кушылды.

26 октябрь көнне программа нигезендә сәнгать мәктәбе үзенең беренче тамашасын тәкъдим итте. Габдулла Тукайның тормыш юлына багышланган “Тукайга багышлау” дип аталган эчтәлекле, күңелгә үтеп керә торган концерт-тамаша сәхнәләштерелгән иде. Бу көнне биредә Арчаның 6нчы номерлы мәктәбеннән һәм 5нче гимназиядән 99 укучы тамаша кылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары коллективы һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән әлеге чарада театральләштерелгән күренешләр, нәфис сүз һәм җыр-бию үрелеп барды. Тукайның сабый чагыннан алып, Казанда укыган чорларына кадәрге михнәтле тормыш юлын яшь артистлар шуның кадәр оста итеп башкарды, хәтта ирексездән күзгә яшьләр килде. Мәдәни чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны катнашучылар гына түгел, тамашачылар да аягүрә басып башкардылар.

31 октябрь көнне педагогия көллияте студентлары да әлеге “Пушкин карта”ларыннан файдаланып, сәнгать мәктәбенә килделәр. 180 студент шул ук тамашаны карап, тагын бер кат тарихи үткәнгә кайтты. Сәнгать мәктәбе алдагы атналарда да әлеге программа нигезендәге эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X