erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сәнгатькә багышланган гомер

«Казан арты» тарих-этнография музеенда күренекле рәссам-график Рәшит Гаимовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмә ачу тантанасы булды.

Әлеге вакыйга сәнгать сөючеләр өчен генә түгел, ә милли мәдәниятыбызны кадерләүче һәркем өчен әһәмиятле. Ул тамашачыларны сәнгать дөньясына гына түгел, ә тарих төпкелләренә дә алып керә.

Бу күргәзмә — гади экспозиция түгел. Ул — рәссамның озын елларга сузылган иҗат юлы, уй-фикерләре, күңел халәте белән очрашу. Рәшит Гаимов — үзенең һәр сызыгына мәгънә салучы, графика телендә милләт язмышын сөйли белүче осталарның берсе. 
Аның әсәрләренә күз салу белән үк тамашачы борынгы заманнарга күчеп киткәндәй була. Кыл каләме аша терелгән образлар — батырлар, риваять каһарманнары, тарих шаһитлары — безнең белән сүзсез генә сөйләшә башлый. Бигрәк тә "Идегәй" эпосына багышланган график серияләре тирән тәэсир калдыра. Биредә батырлык та, фаҗига дә, халык хәтере дә бербөтен булып үрелә.
Рәссамның пейзажлары да гади табигать күренеше генә түгел. Алар — уйлану, тынлык, вакыт агышын тою. Һәр штрих, һәр сызык аша автор дөньяга үз карашын җиткерә, тамашачыны да шул уйларга чакыра.

Рәшит Гаимов иҗаты — тамырлары белән тарихка тоташкан, әмма бүгенге көн белән дә аваздаш булган сәнгать. Шуңа күрә дә ул төрле буын вәкилләрен бердәй җәлеп итә, һәркем анда үзенә якын бер мәгънә таба. Аның әсәрләре дөньяның төрле почмакларындагы музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссам төбәк, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша. 2022 елда Рәшит Гаимовка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Рәшит Хәмитович Арчадагы «Казан арты» тарихи-этнографик музее белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Биредә аның Арча төбәге тарихына һәм матурлыгына багышланган әсәрләрен күрергә була. Әлеге картиналар аша без Арчаның никадәр бай тарихлы, үзенчәлекле, кабатланмас архитектурага ия шәһәр булуын күрәбез. Аның бу җир белән бәйләнеше иҗатында аеруча ачык чагыла: һәр детальдә, һәр күренештә, һәр сак кына салынган штрихта.

Хәзерге вакытта рәссам Арча районында туып-үскән шагыйрьләр, язучылар, мәгърифәтчеләр портретлары сериясе өстендә эшли. Танылган рәссамны Арча белән нәрсә бәйли соң? 
- Арча ягы миңа бик якын. Кайтып йөрим. Казанда тусам да, әнинең туган төбәге үзенә тарта. Биредә туганнарым бар, - ди ул.
 Рәссамның әнисе Ашытбаштан. Сугыш чорында Казанда заводта эшләгән. Әтисе белән танышкан. Гаилә корып яши башлаганнар. Ике уллары туган.
- Башта баракта яшәдек, аннан фатир бирделәр, - дип искә ала Рәшит әфәнде. - Минем абый рәсем буенча бик талантлы иде. Сәнгать училищесына укырга керде. Аңа мин дә иярдем. Абыйдан карап эшли башладым. Дөрес, училищены армиядән кайткач тәмамладым. Химиклар мәдәният йортында рәсем сәнгате студиясендә укыттым, аннан татар гимназиясенә күчтем. Химия-технолония институтында эшләдем. Рәссамнар союзына алдылар. Өйләндем. Улым Самат туды. Ул хәзер Словакиядә яши. 72 яшькә кадәр хезмәттә булдым. Дәрәҗәләргә ирештем. Татарстанның иң күренекле шәхесләре рәтендә википедиягә эләктем, - дип таныштырды ул тормышы белән. - Татар халкы тарихы - минем иҗатымның төп темасы. Соңгы вакытта Арча ягының танылган шәхесләре портретлары ясый башладым. Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Наил Касыймов, Мөхәммәт Мәһдиев портретларын музейга бүләк иттем. Галиәсгәр Камал портретын эшлим, планда - Диас Вәлиев. Гравюраларда Арча батырларын иҗат иттем, Арчаның матур урыннарын ясыйм. Шәһәр күренеше белән 24 хезмәтем бар. Моңа кадәр берәү дә Арчаны рәсемгә төшермәде әле.
75 ел — гомернең билгеле бер баскычы гына. Әмма әлеге күргәзмә шуны күрсәтә: рәссам өчен иҗат юлы дәвам итә. Аның кулында һаман да шул ук илһам, шул ук эзләнү рухы.
Арчада узучы бу күргәзмә — остазга хөрмәт белдерү генә түгел, ә сәнгатькә, тарихка, милли рухка баш ию дә. Чөнки чын сәнгать вакыт белән үлчәнми — ул йөрәктән йөрәккә күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев