erid:2VtzquqpS7d
Урта Сәрдәгә Кыш бабай килгән
Арча яңалыклары

Урта Сәрдәгә Кыш бабай килгән

Искечә яңа елда яңа елны искә алабыз

Һәр ел Яңа ел алдыннан Урта Сәрдәдә күңелгә кереп калырлык матур вакыйга була. Нинди генә хикмәтләр уйлап тапмый алар.

Бу ел да искәрмә булмаган. Яңа елга бер атна кала Кыш бабайны каршы алганнар. Сәгате билгеле, алдан белдерү  куела. Урамда олысы, кечесе көтеп ала. Җырлыйлар, шигырь сөйлиләр. Кыш бабай хәтле Кыш бабай сорагач ничек каршы киләчең.

Быел Фәрит Шәйхиев гармунда уйнап каршы алган, көн суык дип тә тормаган, урам буйлап жырлатып барган әле. Иң ахырда клуб янына кайтып чыршы утларын кабызганнар.Чыршы янында кичке куңел ачу чарасы, дискотека булган.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев