erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәрыкъ мәчете каршында бәйрәм узды

Бу көнне балалар рәхәтләнеп күңел ачты.

Ураза бәйрәме уңаеннан балалар өчен зурлап чара үткәрү матур гадәткә кереп китте. Быел ул Шәрык мәчете каршында оештырылды. Көне дә сабыйлар бәхетеннән матур, җылы, кояшлы булды. Кеше бик күп җыелган иде. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары белән килгән.

Иң башта район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин олысын, кечесен Ураза гаете белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Аннан инде бәйрәм чарасы башланып китте. Аны Арча район Мәдәният йорты хезмәткәре Данис Гайфуллин алып барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу көнне балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Күңелле уеннар, викторина оештырылды. Коръән сүрәләре уку буенча балалар арасында бәйге үтте.  Батутта сикерделәр. Хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Татлы мамык, попкорн белән сыйландылар. Чара ахырында балалар, бәйрәмгә килүчеләр ачык һавада пылау белән сыйланды, тәмле ризыклар белән чәй эчте. Бар да бушка иде. Балаларның күңелен күрү  акча белән бәяләнми. Аларны сөендерү үзе зур савап.

– Әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре ирештерәм. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, йортларыбызда нур-бәрәкәт булсын, – диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X