erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шашка ярышында кемнәр оста уйнады (ВИДЕО)

Нәтиҗәләрне карап үтик.

                                       Шашка ярышлары.

   

3 ноябрьдә Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәһси һәм команда  беренчелегенә 4 нче, йомгаклау этабы район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

     2013-2015 нче елгы  кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 2 нче мәктәбеннән Эльвина Сәгьдиева. Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Айсинә Кәбирова  икенче урында.  3 нче урынны Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Зәлинә Чигашова белән Кәче мәктәбеннән Камилла Рәхимова бүлештеләр.

    Малайлар   арасында 1 нче урынны Арчаның 2 нче мәктәбеннән Нияз Лотфуллин яулады. Икенче призлы урында Арчаның 3 нче мәктәбеннән Илдан Җәләев. Кәче  мәктәбеннән малайлар белән ярышкан Татьяна Рәхимова 3 нче урында.

    2010-2012  нчы елларда туган кызлар  арасында  иң көчлесе- Арчаның 1 нче мәктәбеннән Дилбәр Ризванова. Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Камилә Фатыйхова 2 нче, 3 нче урында Арчаның 2 нче мәктәбеннән Лилиана Степанова.

     Малайлар арасында Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакировка тиңнәр булмады.  2 нче  урында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Адель Вәлиуллин. Яңа Кишет мәктәбеннән Айзат Мостафин 3 нче урынны яулады.

     2007-2009 нчы елгы кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән  Аделина Вәлиуллина. Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова   һәм Утар-Аты мәктәбеннән Диләрә Исмәгыйлевалар   2 нче, 3 нче призерлар булдылар.

     Егетләр арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин  җиңеп чыкты. Арчаның 1 нче мәктәбеннән Әмир Сәйфетдинов 2 нче урында. Утар-Аты мәктәбеннән  Хәлил Вәлиев  3 нче булды.

     2004-2006 нчы елларда туган  кызлар арасында беренче баскычта Кәче мәктәбеннән килгән Азалия Нуруллина. Яңа Кырлай мәктәбеннән Таңсылу Нигьмәтуллина  2 нче,  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Рамилә Мәҗитова 3 нче урыннарны яуладылар. 

    Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Дияз Вәлиәхмәтов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-  Яңа Кырлай мәктәбеннән егетләр белән уйнаган кызлар Ландыш Галимуллина  һәм Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Айзилә Гыйниятовалар.

    Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

    Башлангыч мәктәпләр арасында Пөшәңгәр мәктәбе 1 нче урында  (тренеры Гөлия Лотфуллина). 2 нче урынны Арчаның 3 нче мәктәбе яулады (тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин һәм Светлана Әхмәтҗановалар)

   Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Утар-Аты мәктәбе 2 нче булды (тренеры Илнар Сабиров). Түбән-Аты мәктәбе 3 нче урында (тренеры Алия Закирова).

    Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның 6 нчы  мәктәбе (тренеры  Хәйдәр Зәйнуллин. Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Илфат Шакиров )  2 нче, Арчаның 2 нче мәктәбе 3 нче урында (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин).

2022 нче елда шашка буенча үткәрелгән 4 этапның да нәтиҗәләрен кушып, төркемнәрдәге иң көчле уенчылар, иң көчле төркемнәр, иң көчле мәктәпләр билгеле булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Үз төркемнәрендә 3 нче урыннарны алдылар: Пөшәңгәр мәктәбеннән Зөбәйдә Сәйфуллина, Яңа Кырлай мәктәбеннән Инсаф шакиров, Арчаның 2 нче мәктәбеннән Лилиана Степанова һәм  Искәндәр Насыйбуллин, Кәче мәктәбеннән  Зәринә Гыйлметдинова, Курса-Почмак мәктәбеннән Фәния Габдуллина,  Яңа Кишет мәктәбеннән Айзат Мостафин һәм Ислам Ситдиковлар. 

  Үз төркемнәрендә 2 нче урыннарны алдылар: Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Камилә Фатыхова, Айзилә Гыйниятова һәм  Рамилә Мәзитовалар,  Арчаның 2 нче мәктәбеннән  Эльвина Сәгдиева, Нияз Лутфуллин, Арчаның 1 нче мәктәбеннән Әмир Сәйфетдинов, Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова  һәм Булат Шакировлар.

     Үз төркемнәрендәге район чемпионнары: : Арчаның 3 нче мәктәбеннән  Илдан Җәләев, Арчаның 1 нче мәктәбеннән Дилбәр Ризванова, Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Адель Вәлиуллин һәм  Аделина Вәлиуллина, Кәче мәктәбеннән  Камилла Рәхимова, Ильяр Мортазин, Азалия Нуруллина һәм  Дияз Вәлиәхмәтовлар .  

 Аларга “2022 нчы елның иң көчле шашкачысы” дигән касәләр бүләк ителде. Алар арасында  аерым ярыш үткәрелеп,  Арча районының  2022 нче елгы иң көчле шашка уйнаучы кызы һәм егете ачыкланды. Егетләр арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин  һәм кызлар арасында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән  Аделина Вәлиуллина  - районның абсолют чемпионнары, аларга кубоклар тапшырылды.

    Мәктәпләр арасында 4 этап очколары суммасы буенча команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды. Шекә, Утар- Аты, Арчаның 2 нче мәктәпләре 3 нче урында. Икенче урында Пөшәңгәр, Яңа Кишет һәм Яңа Кырлай мәктәпләре. Беренче урынны Арчаның 3 нче мәктәбе, Кәче һәм Арчаның 6 нчы мәктәпләре яуладылар.

    Төркемнәрдәге команда беренчелегендә 4 төркемнең 1сендә Арчаның 2 нче мәктәбе, 2сендә Кәче мәктәбе , 1сендә Арчаның 6 нчы мәктәбе җиңеп чыгып , кубокларга ия булдылар.

    “Иң көчле шашка уйнаучы мәктәп”  номинациясендә 3 нче урынны  Яңа Кырлай мәктәбе алды (тренеры Илфат Шакиров), 2 нче урында Кәче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) , 1 нче урынга Арчаның 6 нчы мәктәбе чыкты (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин).  Арчаның 6 нчы мәктәбе күчмә кубок белән бүләкләнде. 

  Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X