erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сайлауга барабыз!

Рүзәл Мортазин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге җитәкчесе: – Әлбәттә, барачакмын! Минем бер сайлауда да башка төрле фикер белән йөргәнем юк. Бүгенге көндә һәммәбезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ул капка төпләрендә торган җиңел машиналарны карагыз сез! Безнең Татарстаныбыз Россиядә әйдәп баручы республикаларның берсе. Дәүләт программалары гына да кырыкка җитте. Алар барысы да кешеләргә яхшы булсын дигән максат белән тормышка ашырыла.

 

Сайлау көнне мин иң лаеклы дип санаган партиягә һәм кандидатка тавыш бирәчәкмен.

Мөдәрис Фәйзрахманов, шәхси эшмәкәр:

– Сайлауга бармыйм дигән кешене гомумән аңламыйм мин. Мин үз гомеремдә төрле чорны күрдем, хәзерге кебек һәр кешегә үз мөмкинлекләрен тулысынча ачу мөмкинлеге тудырылганы булмады. Эшлим дигән кешегә дәүләт ярдәм итә әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сайлауга барам, кемгә ничек тавыш бирү – һәркемнең үз ихтыярында.

Дамир Шакирҗанов:

– Ничек бармыйсың, ди инде? Мин үзем ничә еллар комиссиядә утырган кеше. Хәзер фермер булгач моңа вакыт юк инде. Ә сайлауга барырга җай табабыз. Ул көнгә кадәр урып-җыюны да төгәлләрбез, дип торам. 450 гектар җиребез бар. Арыш, арпа, борчакны сугып алдык. 30 гектар бодай гына калды. Үзем дә, улыбыз да, хатын да – бар да эштә без.

Узган ел грант откан идек, быел шуның акчасына яңа ферма салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X