erid:2VtzquqpS7d
Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша
Арча яңалыклары

Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша

Гомерләр үтә икәнлә ул...

Айван авылында туып-үскән сыйныфташлар (1972 елда 8 сыйныфны тәмамлаучылар) сабантуена дулкынланып килделәр. Алар иртәдән Арчага сыйныф җитәкчеләре Сәрия Гимаевна Абдуллина янында булганнар. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган   сыйныфташлар очрашкан. 8не бетергәнгә 50 ел, дип үзләре дә шаккаткан. Гомер шулай тиз үтә бит ул. "Безне авылдашыбыз, сыйныфташыбыз Рифкать Абдуллин оештырды, - дип сөйли Дилбәр. - Аңа бик зур рэхмэт. Эле килэчэктэ дэ очрашырга сүз куешып аерылыштык. Бик күңелле булды. Сәрия Гимаевна белән бик күрешэсе килэ иде. 50 ел утсэ дэ, һаман шундый мөлаем, матур әле. Күргәч  елыйсылар килде. Күзләр яшьләнде... Киләсе очрашуларга кадэр!".


Нет комментариев