erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәүдә үзәгенә QR-кодсыз кемнәр керә ала?

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу уңайдан ачыклык кертте ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

Сәүдә үзәкләренә хәзерге вакытта QR-код белән генә керергә мөмкин. Ә хезмәткәрләргә, коронавируска каршы медицина күрсәтмәләре буенча вакцина ясатмаган очракта, QR-кодсыз да эш урынына керә ала, дип аңлатты Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

“Мондый хезмәткәрләр эш урынына керергә хокуклы. Бездә вакцинациядән баш тарткан кешеләрне генә эштән читләштерергә рөхсәт ителә”, - диде Марина Патяшина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы атнада республикада коронавирус белән авыручылар саны 27 процентка арткан. Марина Патяшина билгеләп узганча, үсеш соңгы 6 атнада күзәтелә: 38 процент, 28 процент, 27 процент. Саннарда карасак, үсеш 813 тән 1035 кә җиткән. Моңа салкын тиеп авыручылар да өстәлә. Андыйларның саны атна саен 25-27 мең тирәсе тәшкил итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле булганча, илдә коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен Владимир Путин 30 октябрьдән эшләми торган көннәр игълан итте. 
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/qr-kodsyz-sd-zgen-kemnr-ker-ala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X