erid:2VtzquqpS7d
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы эшеннән китте
Арча яңалыклары

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы эшеннән китте

Бүген Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Мансур кызы Гыйбадуллина үз теләге белән бу вазифадан азат ителде.

Ул 14 елдан артык райондагы иң зур авыл җилекләренең берсен җитәкләде. 15 авылны берләштергән әлеге җирлектә бу чорда бик күп проблемаларны чишәргә дә, авыл халкының борчу-мәшәкатьләрен уртаклашырга да туры килә бу мөлаем ханымга. Гөлфия Мансуровна киләчәктә районның Мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек итәчәк. Бүген район башлыгы Илшат Нуриев Гөлфия Мансур кызына озак елгы нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа вазифасында уңышлар теләде.

 


Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев