erid:2VtzquqpS7d
Сеҗе якларыннан борчулы хәбәр
Арча яңалыклары

Сеҗе якларыннан борчулы хәбәр

Тик әниләре генә юк инде...

Сеҗе якларыннан күңелсез хәбәр алдык. Тугыз кыр үрдәген күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән тавык үлеп киткән. “Бер-ике көн кәефсезләнеп йөрде, дарулар да биреп карадык”, – диләр.

Узган ел печән чапканда ояда күкәйләрен җылытып утырган ана үрдәк чалгыга эләгә, койрыгы киселә. Ул башка әйләнеп кайтмый. Курса-Почмакта бер кортлаган тавык астына күкәйләрен салып куйганнар. Тугыз биби чыккан, аларны тавык белән күл буена күчерәләр. Тавык балалары турында чын аналарча кайгырта, үрдәкләр суга кереп киткәч үзе дә шулар артыннан кермәкче була.

Без үрдәкләрне җылы якларга киткәндә озатып калмакчы идек. Әмма аналарыннан аерылырга теләмәделәр. Әйбәт кенә кышны чыккач яңадан күлгә җибәрәчәкләр  үрдәкләрне. Тик әниләре генә юк инде... Ул юкка чыккач борчылалар, юксыналар икән...


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев