erid:2VtzquqpS7d
Сез безгә бик кирәк
Арча яңалыклары

Сез безгә бик кирәк

Юлда игътибарлы булыгыз

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан халыкны социаль яклау бүлегендә өлкәннәр белән “Исеңдә тот һәм үтә” дигән чара булды.

Ул юл-транспорт куркынычсызлыгын профилактикалау максатында үткәрелде. Аны бүлек хезмәткәрләре Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырды.

Катнашучылар бик актив булдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Алар сорауларга җаваплар да бирделәр, юлда очраган куркыныч хәлләр буенча фикерләрен дә әйттеләр, кроссворд та чиштеләр. Юлда игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз, үзегезне саклагыз. Сез әле безгә бик кирәк”, – диделәр өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп чараны оештыручылар.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев