erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шахмат буенча үзенчәлекле осталык дәресе узды

Менә инде берничә ел дәвамында районыбызның кайбер мәктәпләре “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм цифрлы профиль үзәге формасында эш алып бара.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы киметүгә юнәлдерелгән бу махсус проект югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Үзәкнең эше балаларны цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләр буенча әзерләүгә юнәлдерелгән.

Шушы юнәлешләр буенча Яңа Кенәр урта мәктәбендә бүгенге көндә 4 кабинет эшли. Тормыш иминлеге нигезләре, информатика, технология һәм шахмат кабинетлары махсус әлеге юнәлешләр өчен тиешенчә җиһазландырылган. Дәресләрдән тыш биредә уку-тәрбия чаралары, осталык дәресләре һәм түгәрәкләр уздырыла. Информатика кабинетында укучылар робототехника юнәлешен үзләштерә, 3D принтер һәм интерактив такта белән эшли.

Тормышыбызга компьютер, гаджетлар үтеп кергән вакытта яшәсәк тә, укучылар өчен шашка һәм шахмат уеннары иң мавыктыргыч юнәлешләрнең берсе булып кала. Кенәр укучылары өчен дә иң яратып йөргән түгәрәкләрнең берсе алар. Чөнки акыл сәләтен арттыручы шахмат һәм шашка уеннары балаларны иҗади яктан да үстерә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган атнада шахмат федерациясе әгъзасы Сөләйман Галиуллин Яңа Кенәр укучылары өчен осталык дәресләре үткәрде. Иң оста уйнаучы яшь шахматчылар аңа каршы уйнап, көчләрен сынадылар. Бер үк вакытта унике укучыга каршы уйнау-

чы Сөләйман әфәнде район һәм республика ярышларында катнашырлык уенчыларны үзе өчен билгеләп куйды.

“Ярыш бик кызыклы үтте, укучыларыбыз тагын бер тапкыр үзләренең зирәк, тапкыр, игътибарлы булуларын исбатладылар. Балаларга мондый форматтагы шахмат ярышы бик ошады. Балалар белән ярышып кына калмыйча, Сөләйман Вагыйзович аларга оста уйнау күнекмәләре дә җиткерде”, – диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сөмбелә Хәнәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X